"Халык контроле" үз нәтиҗәләрен бирә

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган уяу гражданинның мөрәҗәгатен карап тикшерү кысаларында Казан шәһәренең Яңа Савин районы территориясендә эшчәнлек алып баручы сәүдә объектларына күчмә мониторинг үткәрде.

Алынган мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, сатучы кулланучының таләбенә җавап итеп сатуга куелган сыра һәм сыра эчемлекләренең легальлеген раслый торган тиешле документларны күрсәтмәгән.

Бинаны карау һәм БДАМС системасындагы исәпкә алу белешмәләре белән чагыштыру барышында хокук бозулар ачыкланды, атап әйткәндә – алкогольле продукциянең барлык позицияләре дә алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатып алу күләмнәре турындагы хисапта чагылыш тапмады.

Әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә, шуннан соң эш материаллары чик кую чарасын билгеләү өчен судка тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International