Куәтле эчемлек: сыйфатсыз хәмердән үзеңне ничек сакларга

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Гражданнар тарафыннан иң еш бирелә торган сорауларның берсе алкогольле продукциянең сыйфатына кагыла һәм хәмерне сатып алганда үзеңне ничек саклап калырга?

Моның өчен:

– алкогольле продукцияне фәкать аны сату хокукына ия булган сәүдә объектларында гына (алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булган) сатып алырга кирәк;

– шешәләрдә зарури рәвештә федераль махсус һәм акциз маркалары төшерелергә тиеш;

–  алкогольле продукция сатканда сатучы сатып алучыга QR-кодлы касса чегы бирергә тиеш.

Моннан тыш, сатып алынган продукциянең чынлыгын сез "АнтиконтрафактАлко" программа кушымтасы ярдәмендә дә тикшерә аласыз.

Бу гади кагыйдәләрне үтәгән очракта, сыйфатсыз хәмер сатып алу куркынычын минимальләштерергә мөмкин булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International