Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәүчеләр белән әңгәмә узды

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 18 сентябрендә Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авыл җирлегендә кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан оештырылды.

Кабул итү вакытында авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде: сыйфатсыз товар сатып алынган очракта нишләргә; техник яктан катлаулы товарларга карата таләпләр кую, экспертиза һәм диагностика үткәрү сроклары нинди булырга тиеш? Алкогольле продукция сату өлкәсенә кагылышлы сораулар да яңгырады. Аралашу барышында белгеч территориаль орган практикасыннан мисаллар китерде.

Кабул итүдә катнашучылар Арча территориаль органы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм алга таба да шундый чаралар үткәрелүен теләде.

Кулланучылар һәм эшкуарлар һәрвакыт бүлек белгечләренә мөрәҗәгать итә ала, алар бәхәсле мәсьәләләрне, эшне низагка җиткермичә генә хәл итәргә, шикаять яки дәгъва гаризасы төзергә ярдәм итәчәк.

Барлык чаралар барышында анда катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау буенча төрле тематикалы буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International