Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы бүлегеннән материал алынды. Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче 62 яшьлек ир-ат утырган "Hyndai creta" маркалы автомобильне карау барышында, автомобильнең багаж бүлемтегендәге катыргы тартмада Бәләбәйнеке дип аталган "Минераллы табигый эчә торган дәвалау-ашханә газландырылган гидрокарбонатлы-сульфатлы-натрийлы" этикеткасы белән 1.5 литрлы алты полиэтилен шешә табылган.
Элегрәк "Бәләбәй минераллы суы" дип төргәкләнгән полиэтилен шешәләрдә спиртлы сыекча ташу фактлары берничә мәртәбә ачыкланганга күрә, бер шешәне ачып караганнар һәм анда спиртлы сыекча булуы ачыкланган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек бүлеге хезмәткәрләре Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты, продукция үрнәкләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә экспертизага җибәрелде, анда "аракы"ның химик составы билгеләнәчәк.