2019 елның 17 һәм 18 сентябрь көннәрендә Зәй шәһәрендә үткәрелгән контроль чаралар барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре тарафыннан түбәндәге хокук бозулар ачыкланды:
- яраклылык вакыты узган алкогольле продукцияне сату ("Мирный" кибете). Барлыгы 36,02 литр күләмендә 9 төр сыра һәм сыра эчемлеге әйләнештән алынган;
- товар озату документларыннан башка һәм БДАМС системасында теркәмичә генә алкогольле продукция (сыра) сату факты ("Чаинка" кибете); 50,53 литр күләмендә әйләнештән алынган.
Сыраны законсыз сату турындагы мәгълүмат "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән булган. Расланган хәбәрләр өчен аларны җибәрүчеләргә акчалата бүләкләр биреләчәк.
Хәзерге вакытта гамәлдәге законнарны бозучылар Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен территориаль органга чакырылган.