ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән хәбәрне карау кысаларында Казан шәһәренең Совет районында Җиңү Проспекты урамында урнашкан сәүдә объектында контроль-инспекция чарасын үткәрде.
Контрольлек чарасы барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре аерым куллану савытында яраклылык вакыты узган сыра булуын ачыклады.
Хәзерге вакытта әлеге хокук бозу буенча административ тикшерү алып барыла, шуннан соң материаллар судка тапшырылачак.