Казан территориаль органына Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан кафеларның берсендә тиешле лицензиягә ия булмаган килеш алкогольле продукция сату турында хәбәр килеп иреште.
Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан кафеларның берсендә алкогольле продукцияне махсус рөхсәттән (лицензиядән) башка сату фактлары турында гражданнарның чираттагы хәбәрен карап тикшергәндә күрсәтелгән адрес буенча тикшерү оештырылды.
Рейд барышында хәбәрдә бәян ителгән фактлар расланды.
10,02 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.
Хәзерге вакытта бу эш буенча административ тикшерү алып барыла.