Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына С. исемле кулланучы сатучының алдан түләнгән җиһазны китерү вакытын бозган гамәленә шикаять белдереп мөрәҗәгать итте. 2019 елның августында ул сатучы белән кухня гарнитуры китертү турында шартнамә төзегән булган. Шартнамә төзелгән көнне кулланучы, китертү эшен тизләтер өчен, товарның тулы бәясен түләгән. Шартнамәне үтәү чоры – утыз календарь көне. Ләкин билгеләнгән вакытта җиһаз шартнамәдә күрсәтелгән адрес буенча китерелмәгән. Кулланучыга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 23.1 статьясы турында аңлатма бирелде. Әлеге статья нормасы нигезендә сатып-алу шартнамәсендә билгеләнгән түләү суммасын алдан алган сатучы кулланучыга товарны шундый шартнамәдә билгеләнгән срокта тапшыру бурычын үтәмәсә, кулланучы, үз ихтыярына карап, акчасы түләнгән товарны үзе билгеләгән яңа срокта тапшыру турында яки сатучы тапшырмаган товар өчен алдан түләнгән сумманы кире кайтару турында таләп итәргә хокуклы.
Бәясе алдан түләп куелган товарны кулланучыга тапшыруның сату-алу шартнамәсендә билгеләнгән вакыты бозылган очракта, сатучы тапшыру вакыты узганнан соңгы һәр көн өчен товарга алдан түләп куелган сумманың ярты проценты күләмендә неустойка (пеня) түли. Неустойка (пеня) товарны сату-алу шартнамәсе буенча товар кулланучыга тапшырылырга тиеш булган көннән башлап товарны кулланучыга тапшырган көнгә кадәр яки кулланучының үзе алдан түләп куйган сумманы кире кайтару турындагы таләбе үтәлгән көнгә кадәр алына. Кулланучыга түләнә торган неустойка (пеня) суммасы товарга алдан түләп куелган суммадан артык була алмый. Кулланучының товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару һәм зыяннарны тулысынча каплау турындагы таләбе тиешле таләп куелган көннән соң ун көн эчендә сатучы тарафыннан канәгатьләндерелергә тиеш.
Гамәлдәге законнар турында аңлатылганнан соң, кулланучыга дәгъва проекты әзерләнде һәм тиешле киңәшләр бирелде.