Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары өчен дәрестән тыш чара үткәрелде

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 18 сентябрендә Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучыларын кулланучыларның хокукларын яклау тематикасы белән таныштыру буенча сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Дәресне Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина үткәрде.

Стандартларда кулланучының гомерен, сәламәтлеген һәм мөлкәтен саклауга юнәлдерелгән товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сыйфатына карата мәҗбүри таләпләр чагылыш таба. Шулай итеп, дәүләт кулланучыларның хокукларын саклый. Закон преамбуласында "товарның (эшнең, хезмәт күрсәтүнең) җитешсезлеге" дигән төшенчә бирелә. Кимчелекле товар дигәндә сыйфаты тиешенчә булмаган товар икәнлеге аңлашыла. Товарны (эшне, күрсәтелгән хезмәтне) караганда ачыктан-ачык күренеп тора торган җитешсезлекләр дә, шул ук вакытта товардан (эштән, хезмәттән) файдаланганда, кулланганда, саклаганда ачыклана торган яшерен җитешсезлекләр дә булырга мөмкин.

Укучылар, үзләренең һәм якыннарының хокуклары турында, шулай ук закон кысаларында үзләренең хокукларын ни рәвешле яклый алачагы турында күп яңалык белеп, лекциягә аерым зур кызыксыну белдерде. Дәресләр практик яктан үткәрелде, суд практикасыннан мисаллар китерелде. Укучылар һәр конкрет очракта мәсьәләне ничек хәл итү турында мөстәкыйль фикер алышты. Аларны сыйфатсыз товарларны, аерым алганда, телефон һәм планшетны, кайтару яки алмаштыру мөмкинлеге, ремонтның гарантия сроклары, яраклылык вакыты чыккан азык-төлек продуктларын кире кайтару кебек һәм башка мәсьәләләр кызыксындырды.

Укучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына республика олимпиадасы турында мәгълүмат бирелде һәм аны үткәрү тәртибе турында аңлатылды. Шулай ук "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эше турында да әйтелде.

Дәрес ахырында укучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр, файдалы "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, кулланучыларның хокукларын яклау турында закон һәм эссе җыентыгы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International