Яңа Чишмә авыл җирлегендә күчмә чара үткәрелде

2019 елның 20 сентябре, җомга

2019 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Яңа Чишмә муниципаль районында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышында катнашты.  Утырышта ведомствоара комиссиянең алдагы утырышы карарын үтәү йомгаклары, алкогольле продукцияне, шул исәптән ТР аракысын, предприятие һәм авыл җирлекләре киселешендә сату дәрәҗәсе, алкоголь базарындагы хәлне яхшырту юллары турында фикер алыштылар. Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне алга этәрүгә һәм ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде.

Бу көнне Яңа Чишмә авыл җирлегендә яшәүчеләргә үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультация бирү максатында күчмә кабул итү оештырылды.

Авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырылды.

Шуның белән берлектә "Коррупциягә каршы көрәш турында" 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон һәм экстремизмга, терроризмга, шәхескә, җәмгыятькә, дәүләткә каршы җинаятьләрне профилактикалау мәсьәләләре дә каралды.

Чара ахырында Башкарма комитет хезмәткәрләренә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы һәм күпсанлы буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International