|
Көн тәртибе:
Чарада катнаштылар: М.И.Захарова – ТР Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары; Р.Ф.Нәфыйков – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы җитәкчесе; Э.С.Милочкина – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты; авыл җирлекләре башлыклары; "Алкоторг" ҖЧҖ һәм "Белый Кремль" АҖ вәкилләре; алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның вәкилләре.
|
Үткәрү урыны: ТР, Зәй шәһәре, Крупская ур., 6
Үткәрү датасы: 2019 елның 20 сентябре
Нәтиҗәләр:
< > ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы җитәкчесе Р.Ф.Нәфыйков тарафыннан 2019 елның 8 аенда ТР Зәй муниципаль районында алкогольле продукцияне сатуга ясалган анализны игътибарга алырга. Киңәшмәдә катнашучыларга ТР Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлегенә һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше турында мәгълүмат бирергә тәкъдим ителде. Чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр бирелде.