Сатып алучы, барыннан элек, сыйфатлыны сайлый!

2019 елның 20 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, кулланучыларның киң даирәсе фикерен өйрәнү максатында, кизү торулар һәм башка чаралар вакытында Арча районы халкы арасында сораштыру үткәрде. Гражданнарга түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать иттеләр: "Нинди товарларның сыйфатыннан Сез барыннан да бигрәк канәгать түгел?” Җавапларның түбәндәге вариантлары тәкъдим ителгән:

- Көнкүреш техникасы;  

- Балалар өчен уенчыклар;  

- Җиһаз;  

- Азык-төлек продуктлары;  

- Кием-салым, аяк киеме;  

- Көнкүреш химиясе.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, антирейтингта беренче урынны көнкүреш техникасы алып тора, әлеге сегмент белән респондентларның 53%ы канәгать түгел, икенче урында – кием-салым, аяк киеме (27%), өченчедә – туклану продуктлары (12%), җиһаз – 4%, балалар өчен уенчыклар – 3%, көнкүреш химиясе – 1%.

Кулланучыны канәгатьләндерү – ул сайлап алынган альтернативаны уңай бәяләү, товарны сайлап алуның көтелгән нәтиҗәгә туры килүен яки хәтта аннан да яхшырак булуын раслау. Нәтиҗәләр үз-үзләре турында сөйли, чыннан да, әгәр каралган мөрәҗәгатьләрнең статистикасын алсак, еш кына техник катлаулы товарлардан, кием-салым һәм аяк киемнәреннән зарланалар.

Россия Федерациясе Гражданлык кодексы һәм кулланучыларның хокукларын яклау турындагы РФ Законы нигезендә товар, эш һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның һәрберсе сыйфатка тулы хокуклы!

Әлеге хокук "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 4 статьясы белән җайга салына һәм сатучы (башкаручы) кулланучыга сыйфаты шартнамәгә туры килә торган товарны бирергә (эшне башкарырга, хезмәтне күрсәтергә) тиеш дигәнне аңлата.

Шартнамәдә товарның (башкарылган эшнең, күрсәтелгән хезмәтнең) сыйфаты турында шартлар куелмаган булса, сатучы (башкаручы) кулланучыга гадәттә куела торган таләпләргә җавап бирә торган һәм кулланыла торган максатларына яраклы товарны бирергә (эшне башкарырга, хезмәтне күрсәтергә) бурычлы.

Әгәр сатучыга (башкаручыга) шартнамә төзегәндә кулланучы тарафыннан товарны сатып алуның (эш башкаруның, хезмәт күрсәтүнең) конкрет максатлары турында хәбәр ителгән булса, сатучы (башкаручы) кулланучыга шушы максатларда файдалану өчен яраклы товарны бирергә (эшне башкарырга, хезмәтне күрсәтергә) тиеш.

Үрнәк һәм (яки) тасвирлама буенча товар сатылганда сатучы кулланучыга үрнәккә һәм (яки) тасвирламага туры килә торган товарны бирергә тиеш.

Әгәр законнарда яисә аларда билгеләнгән тәртиптә товарга (эшкә, хезмәт күрсәтүгә) карата зарури таләпләр каралган булса, сатучы (башкаручы) кулланучыга әлеге таләпләргә туры килә торган товарны бирергә (эшне башкарырга, хезмәтне күрсәтергә) тиеш.

Халык җитештерүчеләрдән товарның һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуны сорый, чөнки һәр сатып алучы, барыннан да элек, нәкъ менә сыйфатка игътибар итә. Сораштыру барышында күпчелек кеше хезмәт күрсәтү сыйфатыннан, еш кына сатучыларның һәм башкаручыларның тупаслыгыннан да зарлана. Сатып алучылар сүзләренә караганда, алар үзләренә карата начар мөгамәләдән соң, икенче тапкыр, товар сатып алу өчен, башка объектларга бара, әгәр мондый хәл хезмәт күрсәтелгәндә күзәтелсә, бүтән башкаручыларга мөрәҗәгать итә, алар күп ич хәзер.

Әгәр Сезгә сыйфатсыз хезмәт күрсәтелсә яки сыйфатсыз товар сатып алсагыз, Сез һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз, түбәндәге адрес буенча: 422000, ТР, Арча шәһәре, Банк ур., 2а йорт, тел. 884366 3-28-93.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International