Бәхәсләрне кулланучыларның хокукларын яклау турындагы Закон белән җайга салу өлкәсенә керткәндә шунысын исәпкә алырга кирәк: товарга (эшкә, хезмәткә) заказ бирү яки аларны сатып алу нияте булган гражданин гына түгел, ә мондый мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә законлы нигездә сатып алынган (заказ бирелгән) товарлардан (эшләрдән, хезмәтләрдән) файдалана торган гражданин да (варис, шулай ук мирасны кабул итеп алучы зат һ.б.) йөкләмә якларының хокукларыннан файдалана.
Гражданин мирас итеп зәркән эшләнмәсе алып, соңыннан анда җитешсезлек барлыкка килгән очракны мисал итеп китерергә мөмкин. Бу очракта варис әлеге зәркән эшләнмәсен сатучыга мөрәҗәгать итеп, аны төзәтүне, алмаштыруны яки акчасын кире кайтаруны таләп итә ала. Сатучының бу эшне эшләүдән баш тартуы хокукка каршы килә. РФ Югары Суды Пленумының "Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы бәхәсләр буенча судларда гражданлык эшләрен карау турында" 2012 елның 28 июнендәге 17 номерлы карарының 3 нче пунктында моңа дәлилләмә беркетелгән.
Шул ук вакытта Законда каралган, сатучының (башкаручының) фәкать үзе белән шартнамә төзегән гражданин каршында гына җаваплы булуы күздә тотылган очракларны да истә тотарга кирәк (мисал өчен, шартнамә төзегәндә кулланучыга товар турында кичекмәстән мәгълүмат алу мөмкинлеге бирелмәсә, сатучыдан (башкаручыдан) шартнамә төзүдән нигезсез читләшү нәтиҗәсендә китерелгән югалтуларны каплау турында бары тик шартнамә төзегәндә товар, эш яки хезмәт турындагы мәгълүматны кичекмәстән бирү мөмкинлеге бирелмәгән кулланучы гына таләп итәргә хокуклы).
Калган барлык таләпләрне кулланучы, хокукый дәвамчы (варис) кулланучылар хокукларын яклау турындагы Закон нигезендә белдерергә мөмкин.