"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән чара үткәрелде

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән чираттагы мәртәбә очрашу үткәрде. Чарада катнашучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрендәге турыдан-туры кулланучыларга кагыла торган бүлекләре, РФ Хөкүмәтенең "Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында" 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары турында аңлатылды. Хәзерге вакытта монда 30 артык кеше ял итә, алар чарада актив катнашты. Күбесенең көндәлек тормыштан алынган сораулары да бар иде. Аларны төрле холыклы, ә атап әйткәндә, дару препаратларын, медицина билгеләнешендәге предметларны алмаштырып яки кайтарып булу-булмау турындагы сораулар кызыксындыра иде. Чарада катнашучыларга шулай ук сыйфатсыз азык-төлек товарларына кагылышлы мәсьәләләр буенча да консультация бирелде.          

Чарада ял итүчеләр генә түгел, ә үзәк белгечләре дә катнашты. Торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы, борчыган мәсьәләләр кузгатылды. Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар базарына кагылышлы сорауларга квалификацияле һәм тулы җаваплар бирелде, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.

Чара дустанә һәм иркен шартларда узды. Пансионат администрациясе, үз чиратында, кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре белән киләсе очрашуны һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алулары хакында билгеләп үтте һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына шәһәрдә яшәүчеләрнең кулланучы буларак белем дәрәҗәсен күтәрүләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International