ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы "Милләтләр кроссы" йөгерешендә катнашты

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 21 сентябрендә Чаллы шәһәрендә "Милләтләр кроссы" дигән россиякүләм йөгерү көне кысаларында традицион ярышлар узды. Бу зур бәйрәм – спорт һәм күп кеше катнашында уза торган йөгереш бәйрәме. Анда, яше ничәдә булуына карамастан, теләге булган һәркем катнаша алды. Чаллы шәһәрендәге стартка мәктәпкәчә һәм белем бирү йортларыннан, гомуми белем бирү мәктәпләреннән, югары уку йортларыннан һәм хезмәт коллективларыннан 40 меңнән артык кеше чыкты.  Шәһәрдә милләтләр кроссы маршруты үзгәрешсез кала. Гадәттәгечә, җиңел атлетика йөгереше яр буе паркында һәм аның янәшәсендәге Чулман проспекты территориясендә узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре дә читтә калмады һәм ел саен уздырыла торган узышта катнашты. Чаллы коллективы үз эшенең югары нәтиҗәләрен күрсәтеп, дус һәм тату гына эшләп калмыйча, шәһәрнең иҗтимагый тормышында да бик теләп катнаша.

Массакүләм, мавыктыргыч спорт чарасы шәһәр халкын һәм кунакларны битараф калдырмады – бөтен илне, барлык спорт сөючеләрне берләштерүче һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы вакыйга ул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International