Структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре мөһим проблемалар турында фикер алышты

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләрнең башлыклары белән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасарлары, бүлек башлыклары, территориаль органнар, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасында алкоголь базарының торышы һәм дәүләт контролен көчәйтү чаралары турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова Түбән Кама территориаль органының максатчан тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде. 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең алкогольле продукция әйләнешенә контрольлек итү һәм кулланучылар базары торышын анализлау бүлеге башлыгы Ирина Камахина алкоголь базарын контрольдә тоту буенча аналитик эш торышы турында доклад белән чыгыш ясады.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген тәэмин итү һәм аны камилләштерү чаралары турында дәүләт сатып алулары һәм эшчәнлекне тәэмин итү бүлеге башлыгы Наталья Ларионова сөйләде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина узган киңәшмә карарын үтәү нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International