Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре "10нчы татар-рус гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ һәм "40нчы гимназия" МББУ укучылары өчен сыйныфтан тыш чара үткәрде.
Укучыларны кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнар, аерым алганда, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законы белән, "кулланучы", "сатучы", "башкаручы", "яраклылык срогы", "товарның сыйфаты" кебек төшенчәләр белән таныштырдылар. Закон нигезендә кулланучыларның нинди хокуклары регламентлануы турында аңлатмалар бирелде. Укучыларны Олимпиадага әзерләү буенча зур эш башкарылды. Төрле тормыш хәлләре каралды, мәсәлән: үлчәме туры килмәгән очракта туфлине кире кайтару срогы күпме; телефон ватылса, нишләргә; матурлык салонында кулланучыларның хокуклары һ.б.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече барлык сорауларга да тулы җаваплар бирде.