"Ышаныч телефоны" тәүлек буе эшли

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәүлек әйләнәсе "Ышаныч телефоны" эшли: +7 (987) 296-68-93. Әлеге номер буенча республикада яшәүчеләр әзерләнә торган, кылынган яки кылына торган җинаятьләр, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдаланып эш итү фактлары, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгы,  хезмәткәрләрнең дәүләт хезмәтенә кагылышлы тыюларны һәм чикләүләрне  үтәмәвенә бәйле фактлар турында хәбәр итә ала. Хәбәр җибәрүчеләрдән алынган мәгълүмат кичекмәстән каралачак, мөрәҗәгатьнең конфиденциальлеге гарантияләнә. Гражданнарның игътибарын шуңа юнәлтәбез, "ышаныч телефоны" буенча коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә бәйле булмаган мәгълүмат бирелми. Линия хезмәткәрләрнең хокукка каршы килә торган гамәлләрен кисәтү һәм физик һәм юридик затларга аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда ярдәм итү максатында эшли. Моннан тыш, гражданнар гаризаларны, шикаятьләрне һәм тәкъдимнәрне язмача да юллый яисә аларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә гражданнарны шәхси кабул итү вакытында бәян итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International