Чистайның "Юлдаш" интернат-йортында кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча лекция-әңгәмә узды

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай шәһәрендә картлар һәм инвалидлар өчен "Юлдаш" интернат-йортында лекция-әңгәмә оештырды.

Лекцияне "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының гомуми нигезләмәләрен караудан башладылар. Алга таба Законның башка бүлекләрен, шул исәптән товарда (күрсәтелгән хезмәттә) җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучылар хокукларын, таләпләр белдерү срокларын, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны алыштыру, товардагы җитешсезлекләрне бетерү, җитешсезлекләре булган товар өчен акчаны кире кайтару срокларын да кыскача гына карап киттеләр. Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны куллану өлкәсендә территориаль орган тәҗрибәсеннән, шул исәптән суд практикасыннан да, мисаллар китерелде.

Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнар белән мөстәкыйль танышу  өчен интернат йортының китапханәсенә "Вестник потребителя  Татарстана" газеталары, буклетлар тапшырылды. Әңгәмә барышында яңгыраган сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында җавап бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International