2019 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече "Болгар кадет интернат-мәктәбе" ДБББУ өлкән сыйныф укучылары өчен экстремизм, терроризм, шәхескә, җәмгыятькә һәм дәүләткә каршы җинаятьләрне профилактикалау һәм кулланучы белемнәре нигезләрен өйрәнү буенча сыйныф сәгате үткәрде.
Чара башында укучыларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау институтының оешу чоры, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләделәр. Әлеге чара укучыларның хокукый аң-белемнәрен арттыру, аларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын (алга таба – Закон) куллану күнекмәләрен бирү максатында үткәрелде. Чара барышында укучылар кулланучының, җитештерүченең, башкаручының, сатучының кем булуы турында белде. Алар кулланучы хокуклары турында күзаллау булдырды, законның төп нигезләмәләре, башка норматив-хокукый актлар белән танышты.
Мәктәп укучыларына "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын бәян иттеләр, аның төп максаты – республикада кулланучыларның хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыру, товарлар, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтү базарын үстерү.
Укучылар белән, кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законны карау белән беррәттән, "Коррупциягә каршы көрәш турында" 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, шулай ук экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау мәсьәләләре дә каралды.
Танышу һәм мөстәкыйль өйрәнү өчен укучыларга "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, төрле буклетлар тапшырылды. Чара барышында барлык кызыксындырган сорауларга да җаваплар бирелде.