Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында "Кышкы спорт инвентаре" дигән темага анкета үткәрде.
Сораштыруда 73 кеше катнашты.
"Сез кышкы спорт белән шөгыльләнергә яратасызмы?" – дигән сорауга җавап бирүчеләрнең күбесе (75%) уңай җавап бирде. Респондентларның 25%ы актив кышкы спортны яратмый.
Сораштыруда катнашучыларның күбесе (62%) тимераякта шуа икән. Респондентларның 21%ы чаңгыда йөри, 17%ы сноуборд куллана.
"Спорт инвентарен кайдан сатып алырга яратасыз?" дигән сорауга җаваплар статистикасы түбәндәгечә:
А) махсус кибетләрдән – 38%
В) базарлардан – 11%
С) күпләп-ваклап сату базаларыннан – 15%
D) интернет аша – 36%
Гадәттә, респондентлар спорт инвентаре прокатыннан аеруча еш файдалана икән (72%). Җавап бирүчеләрнең 20%ы прокатка алмый, 8%ы бу сорауга җавап бирергә кыенсынды.
Сораштыру күрсәткәнчә, респондентларның 59%ына хәзерге вакытта спорт инвентареның сыйфаты ошый. Җавап бирүчеләрнең 23%ы спорт инвентареның сыйфатыннан канәгать түгел, 18%ы җавап бирергә кыенсына.