ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Әтнә районы КФҮ ДБУ филиалына килүчеләргә консультация бирде.
Консультация пункты эше барышында 9 гражданин кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен азык-төлек продуктларына югары бәяләр белән бәйле, сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм аларны алыштыру, срокларны бозу мәсьәләләре кызыксындыра иде.
Чарада катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законның төп статьялары һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Кулланучыларга "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат урнаштырылган брошюралар һәм буклетлар таратылды, шулай ук "Халык контроле" ДМС системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы сораулар да күтәрелде.