Теләче районында кулланучы белеменә кагылышлы дәрес үткәрелде

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече "Кулланучыларның хокукларын яклау" дигән темага республика олимпиадасын үткәрү чорында Теләче муниципаль районының "Теләче урта мәктәбе" МББУ 11 нче сыйныф укучылары өчен кулланучы белеме темасына дәрес үткәрде.

Мәктәп укучыларына "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре, сыйфатсыз товарлар сатып алганда, башкарылган эшнең җитешсезлекләре ачыкланганда килеп туган низаглы хәлләрне хәл итү тәртибе, көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарларны сату үзенчәлекләре турында аңлатылды. Бүгенге көндә бөтен дөньяда бизнесның иң тиз үсүче һәм перспективалы юнәлешләреннән берсе – товарларны дистанцияле сату ысулы. Белгеч укучыларны "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 26.1 статьясы, РФ Хөкүмәтенең 2007 елның 27 сентябрендәге 612 номерлы карары белән расланган Дистанцияле ысул белән товарлар сату кагыйдәләре белән таныштырды.

Үткәрелгән чарада катнашучыларга актуаль темалар буенча кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International