Алабуга һәм Менделеевск муниципаль районнарында алкоголь базарындагы хәлләрне җайга салу мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссияләрнең утырышлары узды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 25 сентябрендә Алабуга һәм Менделеев муниципаль районнарында алкогольле продукцияне сату мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссияләрнең чираттагы утырышлары булып узды.

Киңәшмәләрдә 8 айлык чорда, 2019 елның августында алкогольле продукцияне сату, алкогольле продукцияне тикшерүдә тоту, әйләнештән алу, "Алкоторг" ҖЧҖ алкоголь продукциясе белән тәэмин итүгә гаризаларны үтәү, 2019 нчы елда штрафларны түләттерү, сәүдә предприятиеләре буенча сыра куелышы буенча уздырылган мониторинглар, киштәдә урнаштыру аралыгын саклауга, алкогольле продукциягә минималь бәяләрне үтәүгә, республикада җитештерелгән сыраның чагыштырмача авырлыгын саклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Барлык сораулар да контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International