"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча өзлексез рәвештә эш алып барыла, аларда бәян ителгәннәрнең күбесе раслана.
Бу юлы да шулай булган. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы сәүдә объектларының берсендә "фанфурик" дип атала торган спиртлы сыекчаны законсыз сату турында белешмәләрне үз эченә алган хәбәр иреште.
Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре әлеге хәбәр буенча эшкә кереште, ә инде сәүдә бинасын караган вакытта "икеләтә" билгеләнештәге спиртлы продукцияне саклау һәм әйләнештә йөртү факты расланды, ә атап әйткәндә:
Әлеге факт буенча хәзерге вакытта административ тикшерү үткәрелә, ә спиртлы продукция үзе экспертизага җибәрелде.