Товар озату документлары булмаган сыра эчемлекләре сатылган

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре автокала кибетләренең берсендә шәһәр халкына сатыла торган, товар озату документлары булмаган 60 литр күләмендә сыра продукциясен законсыз әйләнештән алды. Моннан тыш, әлеге алкогольле продукция БДАМС системасында да чагылыш тапмаган.

Җаваплы вазыйфаи зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 2 өлеше, 14.45 ст. һәм 14.19 ст. буенча беркетмә төзү өчен чакыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International