ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районындагы 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныф укучылары өчен кулланучы белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Дәрес башында белем бирү учреждениесендә укучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Татарстан Республикасы кулланучылар базарындагы эшчәнлеге турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белән "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең республикада кулланучыларның хокукларын яклау буенча эшчәнлекне бертигез шартларда гамәлгә ашырулары турында хәбәр ителде. Бу структураларның үз алларына куелган бурычларны үтәгәндә бер-берсе белән даими элемтәдә торулары билгеләп үтелде.
Билгеләнгән вакыт эчендә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының кайбер нигезләмәләре каралды. Предметны яхшырак үзләштерү өчен, Чистай территориаль органы тәҗрибәсеннән мисаллар китерде, "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" дигән 6 нчы ярдәмче программаны үтәү кысаларында үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр. Укучыларга республикада ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе патронатлыгында үткәрелә торган кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиада турында да мәгълүмат бирелде. Моннан тыш, мәктәп укучыларына Татарстанда "Экстремизмга-юк!" айлыгының дәвам итүе турында әйтелде. Чараның максаты – террорчылык идеологиясеннән аеру һәм аңа карата тотрыклы каршылык булдыру өчен, балаларга террорчылыкка каршы көрәш буенча мәгълүмат җиткерүгә бәйле профилактик эшне активлаштыру.
Укучыларга, мөстәкыйль өйрәнү өчен, кулланучыларның хокукларын яклау буенча буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы өләшенде.