Азнакай шәһәрендә ведомствоара комиссиянең сентябрь утырышы узды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Муниципаль берәмлекләрдә расланган графиклар нигезендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссияләр утырышларын үткәрү дәвам итә.  Үткәрелә торган утырышларның максаты – муниципаль берәмлекнең ваклап сатучы алкоголь базарында мөнәсәбәтләрне җайга салу, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен булдырмау һәм бу мәсьәлә буенча ведомствоара хезмәттәшлек оештыруга бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итү.  Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе А.Х.Шәмсетдинов рәислегендә узды. Утырыш эшендә Башкарма комитет вәкилләреннән тыш, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай муниципаль районы буенча икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге башлыгы, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы баш белгече, Азнакай РҮХ баш табибы, “Алкоторг” ҖЧҖ, "Белый кремль" вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Алкогольле продукцияне сату буенча план күрсәткечләрен үтәү эшен көчәйтергә; легаль булмаган продукцияне ачыклау буенча профилактик эшне көчәйтергә; “Алкоторг” ҖЧҖ һәм “Белый кремль” вәкилләренең алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы предприятиеләр һәм хосусый эшкуарлар белән эшләрендә ярдәм итәргә дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International