"Пестречинка" кибетендә сатучылар өчен уку-семинар үткәрелде

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Р.Р. Гәрәева сатучылар һәм эшкуар өчен "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын аңлатып, укулар үткәрде.

Уку барышында кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормалары, шулай ук Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Нәкъ менә сатыла торган товарларга бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү кагыйдәләре, кулланучы почмагын, оешманың элмә тактасын рәсмиләштерү һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат булдыру, ит продукциясен ваклап сату кагыйдәләре турында киңәш-табыш бирелде.

Чара ахырында "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат урнаштырылган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International