Кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече тарафыннан Балтач муниципаль районының "Балтач гимназиясе" МББУ кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде.

Кулланучы хокукларын яклау буенча теләсә кайсы системаның һәркем өчен ачык булуы кулланучыны закон биргән хокуклардан файдаланырга өйрәтеп тәэмин ителә. Әлеге лекцияләр укучыларда эшлекле актив кызыксыну уята, безнең бурыч – мәктәп укучылары үз хокукларын кыю рәвештә якласыннар иде.

8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары арасында, аларны тормышка ашыруның кирәк булуын нигезләп, үзеңнең кулланучы хокукларыңны яклау өлешендә халыкның белем дәрәҗәсен арттыру буенча конкрет гамәлләрне үз эченә алган чаралар уздырылды.

Проблемалы хәлләрнең күбесе дөрес һәм аңлы рәвештә сайлый белмәүгә, үзеңнең законлы хокукларыңны белмәүгә бәйле. Нәтиҗәдә, гражданнар инде хокук бозылгач яки канәгатьсезлек барлыкка килгәч кенә мөрәҗәгать итә. Үз хокукларын белмәү, аз дәрәҗәдә мәгълүматлы булу гражданнарның җәмгыятьнең социаль, иҗтимагый тормышына аз җәлеп ителүенең төп сәбәбе булып тора.

Үсеп килүче, илебезнең киләчәге булган яшь буынга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә белемнәр сеңдереп, без илебезнең икътисадый үсеше өчен ныклы нигез корабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International