Арча районы Күпербаш авылы халкы белән очрашу үткәрелде

2019 елның 27 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Күпербаш авылында чираттагы мәртәбә урынга чыгып гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә килгән халыкны кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарга, аерым алганда, түбәндәгеләргә кагылышлы мәсьәләләр борчый иде: сатып алып, бер айдан соң товар сафтан чыккан очракта нишләргә; товарны алыштырганда гарантия срогы озайтыламы; акчасын алдан түләп куелган товарны китерү вакыты бозылган очракта нишләргә; медицина хезмәте сыйфатсыз күрсәтелгәндә нишләргә һ.б. Кабул итүгә шулай ук сәүдә вәкилләре дә килде, аларны алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр кызыксындыра иде. Авыл китапханәчесе Алсу Иванова актив катнашты.

Барлык катнашучыларга да кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм атна саен чыга торган "Вестник потребителя Татарстана" газетасы өләшенде.

Чара ахырында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырылды.

Чара нәтиҗәләре буенча халык белән очрашу ике як өчен дә нәтиҗәле һәм файдалы булды, дип нәтиҗә ясарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International