ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында "Экстремизмга-юк!" айлыгы уза

2019 елның 27 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Иминлек советының уртак утырышы беркетмәсен үтәү һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда оператив чаралар күрү максатларында, айлыкның эш планын тормышка ашыру кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар үткәрелде.

2019 елның 1 сентябреннән 30 сентябренә кадәрге чорда "Экстремизмга-юк!" айлыгын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәткәрләрнең балалары арасында "Мин яши торган шәһәр!" дигән эссе конкурсы үткәрелде.   

"Экстремизмга-ЮК!" айлыгы чаралары планы нигезендә территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан "Экстремизм. Сәбәпләре, мисаллар һәм җаваплылык" һәм "Беслан фаҗигасе корбаннарына багышлана: Беслан-тревога сигналы" дигән темага ике тематик документаль фильм карау оештырылды.

Моннан тыш, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Үзәк район буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге җитәкчесе белән очрашу оештырылды. Очрашуда террорчылык акты турында белә торып ялган хәбәрләрнең керүен профилактикалау буенча дәресләр һәм гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәл кылу тәртибен эшләү буенча өйрәнү күнекмәләре үткәрелде.

 Профилактик эш кысаларында гаилә әгъзалары белән төрле милләт вәкилләренә карата толерантлы мөнәсәбәт, экстремизм, террорчылык, шәхескә каршы җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән әңгәмәләр үткәрелде.

Террорчылык һәм экстремистлык проблемасына системалы якын килү – дәүләтебездә имин вәзгыятьне саклауда иң мөһим шартларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International