Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданин мөрәҗәгате буенча 2019 елның 26 сентябрендә уздырылган административ тикшерү кысаларында шәһәр тибындагы Алексеевск поселогының "София" кибетенә юл тотты.
Контроль чаралар барышында белгечләр сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүнең үтәлмәвен ачыклады. Сәгать 9 тулып бер минут узган вакытта әлеге кибеттәге сатучы гражданинга сыра сатты.
Сәүдә залын карау барышында билгеләнгәнчә, кибеттә гомуми күләме 28,8 литр булган 36 данә күләмендә 3 сыра продукциясе бар. Әлеге продукциягә сәүдә ноктасында товар озату документлары юк иде. Тикшерү чаралары барышында сыра продукциясе әйләнештән алынды.
Хәзерге вакытта тикшерү материалы административ хокук бозу турында эш башлау стадиясендә.