Чара ахырында белемнәрне тирәнәйтү өчен укучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм файдалы “Вестник потребителя” газетасы өләшенде

2019 елның 27 сентябре, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова "Татарстан Республикасы Питрәч районы Күн төп гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ укучылары өчен кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш чара үткәрде.

Дәрестә кулланучылар көн саен очраша торган иң мөһим проблемаларга кагылып үтелде. Әйтик, җитешсезлекләре булган катлаулы көнкүреш техникасы, аяк киеме һәм башка товарлар сатып алынган очракта, чәчтарашханә һәм башка төрле хезмәтләр сыйфатсыз күрсәтелгәндә ничек итеп дөрес эшләргә, кулланучының сыйфатлы товарга алмаштыру хокукларына ия булуы турында сүз барды.

Мисал буларак, М.И.Егорова суд практикасыннан килгән мөрәҗәгатьләрнең аерым өлешләрен, шулай ук кулланучыларның хокукларын яклауга бәйле төп процессуаль мәсьәләләрне практик мисал итеп күрсәтте. Укучыларның игътибарын таләп белдерү вакытына, шулай ук товарны дистанцион рәвештә сату ысулына юнәлдерделәр. Укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны, шул исәптән Интернет аша сатып алынган әйберләрне кире кайтару һәм алыштыру шартлары турында актив фикер алыштылар.

Чара ахырында белемнәрне тирәнәйтү өчен укучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм файдалы "Вестник потребителя" газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International