Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта хезмәткәрләрне эш кылу тәртибенә өйрәттеләр

2019 елның 27 сентябре, җомга

"Экстремизмга-ЮК!" айлыгын уздыру кысаларында 2019 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта гамәл кылырга өйрәнү максатыннан чыгып, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле белән очрашты. 

Хезмәткәрләргә шикле предметларны ачыклаганда гамәл кылу тәртибе аңлатылды, биналарда, шул исәптән гражданнар күпләп җыела торган урыннарда янгын вакытында үз-үзеңне тоту үзенчәлекләре турында сөйләнде. Янгын сүндергечләрдән файдалану кагыйдәләрен өйрәнүгә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International