"Шатлык" сәүдә объектында семинар-уку үткәрелде

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече "Шатлык" кибете җитәкчесе һәм анда сатучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча уку-семинар үткәрде. Чара барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Сатучыларга сатыла торган азык-төлек товарларына бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре, сатучы турында, товарлар турында аларны дөрес итеп сайлап алуны тәэмин итә торган зарури һәм дөрес мәгълүмат булуы турында; төргәкләнгән товарлар һәм икмәк-күмәч әйберләрен сату кагыйдәләре хакында аңлатылды. Сатучылар өчен сатыла торган товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә һәм товарларны саклау шартларын үтәүгә махсус игътибар бирелде.

Шулай ук алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә законның төп нигезләмәләре турында аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International