Саба районындагы "Бердәм Россия" партиясе бүлекчәсендә гражданнар кабул ителде

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасының Саба районындагы "Бердәм Россия" партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә алкогольле продукцияне сату һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итте.

Сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында гражданнарның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр; сыйфатсыз товарларга экспертиза үткәрү сроклары һәм кагыйдәләре; кулланучының теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү сроклары; товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучының хокуклары; шулай ук алкогольле продукцияне һәм яраклылык срогы чыккан товарларны сатуга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Гражданнарга РФ законнары, шул исәптән "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы, РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә хокукларны тормышка ашыру тәртибе, шулай ук кулланучыларның хокукларын судка кадәр һәм судта яклау тәртибе турында аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International