Укучыларга кулланучыларның законда регламентланган хокуклары турында аңлаттылар

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Чаллы территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты ТР Актаныш районының Уразай урта мәктәбендәге 6-7 сыйныф укучылары белән чара үткәрде.

Укучылар игътибарына үз хокукларыңны һәм якыннарыңның хокукларын яклау белән кызыксыну максатында кулланучыларның хокукларын яклау турында законнар тәкъдим ителде. Тормыштан китерелгән мисаллар барышында укучылар төрлечә фикер йөртте: әлеге очракта кулланучы кем булып тора, кулланучыларның хокукларын яклауны регламентлаучы законда китерелгән очрак бу хәлдә гамәлдә буламы һәм килеп туган хәлдән ничек чыгарга мөмкин? Укучылар тәкъдим ителгән тема белән кызыксынды һәм гамәли мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Укучылар шулай ук "кулланучы", "сатучы", "башкаручы", "яраклылык срогы", "товарның сыйфаты" кебек төшенчәләр белән дә танышты. Закон нигезендә кулланучыларның нинди хокуклары регламентлануы турында аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International