1 октябрь – Изгелек һәм хөрмәт көне

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов "Алтын хезмәттәшләрен" халыкара Өлкәннәр көне белән котлый.

Сезгә чиксез озын гомер һәм сәламәт, тыныч, бәхетле еллар телим, янәшәгездә һәрчак кайгыртып торучы кешеләрегез булсын. Яшегез ничәдә булса да, күңелләрегез һәрвакыт яшь һәм көр булып калсын.

Өлкәннәр көне – өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм аларны хөрмәт итәргә кирәклеген искәртергә тиеш.  Бу дата җәмгыять өчен бик мөһим, шуңа күрә 1991 елдан бирле халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International