Бүген гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында "Кулланучыларның хокукларын яклау" республика олимпиадасының II этабы башлана. Олимпиаданың икенче этабына узган 948 кеше иҗади эшләр әзерләргә, ә атап әйткәндә тәкъдим ителгән темаларның берсе буенча эссе язарга тиеш:
Исегезгә төшерәбез, олимпиаданың II этабы, 2019 елның 1 октябреннән 8 октябренә кадәр, дистанцион рәвештә үткәрелә.
Олимпиадада катнашучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына кагылышлы конкрет проблема (тема) буенча иҗади инша әзерләргә, аның мәгънәсен ачарга, төрле аспектларны билгеләргә, үз мөнәсәбәтен формалаштырырга һәм нигезләргә кирәк. Фикерләрне бәян иткәндә, тиешле төшенчәләрне, шулай ук иҗтимагый тормыш фактларын кулланып, үз фикереңне дәлилләргә кирәк.
Эссегә карата таләпләр:
Эссе doc яки docx форматларында рус һәм татар телләрендә, 3 биттән артмаган күләмдә кабул ителә. Форматы — А4. Кырыйлары: сулдан – 3 см, уңнан – 1,5 см, өске өлешендә – 2 см, аскы өлешендә – 2 см. Сүзләрне юлдан-юлга күчерергә рөхсәт ителә. Битләренең аскы өлешендә һичшиксез номерлары булырга тиеш. Шрифт –Times New Roman, кегль— 14. Юллар арасындагы аралык – бер ярым. Текстны тигезләү – киңлеге буенча.
Файлның атамасында түбәндәге мәгълүматларны күрсәтергә кирәк:
Фамилия, исем, ата исеме_сыйныф №_ район (шәһәр)
Мәсәлән, Иванов Иван Иванович_9_Әгерҗе
Петрова Виктория Александровна_11_ Казан
Конкурс эшләрен әлеге электрон почта адресына җибәрергә кирәк: Zpp.Olimpiada@tatar.ru.
Олимпиаданың әлеге этабын узу йомгаклары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең www.tatzpp.ru сайтында, "Олимпиада" бүлегендә 2019 елның 17 октябрендә урнаштырылачак.
Хөрмәтле Олимпиадада катнашучылар, игътибар! Теләсә нинди плагиат рөхсәт ителми!