Көзге календарьда гадәти булмаган дата бар, өлкән буын кешеләренә йөрәктән чыккан тирән рәхмәт сүзләрен әйтеп, аларга махсус игътибар биреп һәм ихтирам күрсәтәсе килгән ул көн – 1 нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Юкка гына бу көнне көзен билгеләп үтмиләрдер, яфраклар шау-шу килеп җиргә коелган дәвердә, табигать гүзәл тынлыкка чумган бер мәлдә зирәклек һәм өлгергәнлек турында уйга каласың.
1 нче октябрьдә без өлкән буынны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Тормыш еллары чыныктырган, хезмәт сөючән, гаиләгә, балаларга һәм оныкларга, туган җиренә тугрылыклы өлкән кешеләр алар. Аларга нык сәламәтлек, иминлек һәм игътибар телибез.
Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре чираттагы визитларын хезмәт ветераннары өчен нәкъ менә шушы датага багышлады. Белгечләр, тыңлаучыларга кызык, актуаль һәм файдалы булсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләде.
Белгечләр үткәргән чаралар, пенсиягә чыккач та тормышның дәвам итүе турында аңларга күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итә. Чөнки буш вакыт күбәя, өйдәге эшләрдән тыш кибеткә чыгып, әйбер сатып алулар да ешая, өлкән буын кешеләре оныкларын бигрәк тә тәм-том белән сөендерергә ярата бит, хәер, татлы ризыклар белән генә түгел, смартфон ише техника алып бирүчеләре дә җитәрлек.
Сәламәтлеге буенча халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләргә йөри алмаган өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар бирелә. Мондый контингент өчен аерым алым, индивидуаль консультацияләр үткәрелә, кирәк булган очракта, урында дәгъва проектын төзүдә ярдәм күрсәтелә. Эшнең мөһим өлеше булып мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мәгълүмат ресурсларыннан һәм хезмәт күрсәтүләрдән максималь файдалану мөмкинлеген тәэмин итү тора. Чара ахырында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы бик кызыклы һәм эчтәлекле буклетлар таратылды.