Чаллы территориаль органы коллективы күп еллар дәвамында тупланган традицияләргә зур хөрмәт белән карый. Бу бәйрәм көнендә коллектив, традиция буенча, Чаллы территориаль органының беренче җитәкчесе – Певнева Людмила Николаевнаны һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү бүлеге белгече Бәдретдинова Фирүзә Хаҗгали кызын тәбрикли. Аларга ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм телибез! Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгез, чөнки сезнең янәшәгездә сезгә карата битараф булмаган кешеләр бар. Тормыш көзегез ямьле һәм матур булсын!