Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны бозу очракларын ачыклау барышында легаль булмаган әйләнештәге алкогольле продукция, кагыйдә буларак, сатудан алына.
Суд тарафыннан мондый продукцияне конфискацияләү турында карар чыгарылганнан соң, аны юк итү өчен тапшыру әзерлеге турында тиешле гаризалар формалаштырыла.
Әйтик, 1 нче октябрьдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, юкка чыгару өчен, чираттагы мәртәбә конфискатны тиешле оешмага тапшырды. Бу юлы барлыгы 1,5 тоннадан артык продукция тапшырылды.
Мәгълүмат өчен: 2019 елда Казан территориаль органы тарафыннан законсыз әйләнештән 14,8 тонна продукция алынды; суд карарлары белән 14,6 тонна конфискацияләнде.