Сатучыларның һәм халыкның хокукый аң-белемнәрен арттыру максатыннан чыгып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшкуар Р.Г. Габдрахманова сәүдә объектында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре буенча семинар-уку үткәрде.
Укыту вакытында сатучының да, кулланучының да хокуклары һәм бурычлары турында аңлатылды. Сатучыларга сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы, товар турында зарури һәм дөрес мәгълүмат булуы, оешма һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат элмә такталарының, товарларның яраклылык һәм саклау шартлары, төрелгән товарларда мәгълүмат булуы, азык-төлекне идәндә аскуймасыз саклауның тыелган булуы, кибетнең сәүдә залында сатып алучылар өчен контроль үлчәү, суыткыч һәм туңдыру камераларында товарлар чиратын саклау турында зарури һәм дөрес мәгълүмат булуы турында киңәш-табыш бирелде. Шулай ук сәүдә объектында сатыла торган товарларга, бигрәк тә сөт, ит продукциясенә, казылык һәм консерв эшләнмәләренә һәм тиешле документлар таләп итүче башка продукциягә ярашлылык сертификатлары һәм сыйфат таныклыклары булуы зарури.