ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы үз пенсионерларын Өлкәннәр көне белән котлады

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Ел саен бөтен дөньяда 1 нче октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.  Бу көнне хезмәт коллективлары үз пенсионерларын хөрмәтли. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы да читтә калмады, ул үз пенсионерларын – территориаль органның элеккеге җитәкчесе А.А.Сәлахиевны һәм консультант Е.А.Заворохинаны чын күңелдән бәйрәм белән котлады.

Очрашу барышында пенсионерлар адресына җылы, күңелле котлау сүзләре яңгырады, аларга нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләделәр.  Элеккеге коллегалары белән бик күп эш мизгелләрен һәм тормыш хәлләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International