Арча районы укучылары өчен хокук белеме дәресе үткәрелде

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Арча муниципаль районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә бүлек белгече 8-10 нчы сыйныф укучыларын кулланучыларның хокукларын яклау тематикасы белән таныштыру максатында дәрес үткәрде.

Мондый дәресләр укучыларны мәгълүмат алу хокукы, тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгын тәэмин итү хокукы, сыйфатсыз товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә китерелгән зыянны каплау хокукы белән таныштыра.

Дәреснең лекция өлеше кулланучыларның хокукларын яклау турында законның төп нормалары, товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләре мәсьәләләренә кагылды.  Укучылар сәүдә һәм эшләр башкару өлкәсенә кагылышлы сорауларын бирде. Кире кайтарып яки алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлеге белән кызыксындылар.  Суд практикасыннан килгән мөрәҗәгатьләрнең аерым моментлары каралды.  Практик дәрестә дәгъваны дөрес рәсмиләштерүгә, дәгъва гаризасына карата игътибар бирелде.

Укучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына республика олимпиадасы турында мәгълүмат бирелде һәм аны үткәрү тәртибе турында аңлатылды. Шулай ук ТР "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эше турында да әйтелде.

Дәрес ахырында укучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм файдалы "Вестник потребителя Татарстана" газетасы өләшенде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International