Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Арча муниципаль районындагы "Мәрхәмәт үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу оештырды.
Әлеге чара кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон нормаларын һәм РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен аңлату максатында үткәрелде. Белгечләр территориаль орган практикасыннан мисаллар китерде. Чарага җыелган кешеләргә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә, ә атап әйткәндә: сыйфатсыз товарларны алыштыру һәм кире кайтару; сыйфатсыз товарларга экспертиза үткәрү сроклары һәм кагыйдәләре; товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучының хокуклары; кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысуллары һәм тәртибе турында төрле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде. Җаваплар кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нигезендә бирелде.
Кулланучылар үз хокуклары турында мәгълүматны зур кызыксыну белән кабул итте һәм зур рәхмәт белдерде.
Катнашучыларга белемнәрен тирәнәйтү өчен кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.