Сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр һәм эшләр күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләргә бәйле сораулар килеп туган очракта, кулланучыларга Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

2019 елның 2 октябрендә Халыкара өлкәннәр көне үткәрелү уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәре белән берлектә, Кукмара муниципаль районының “Наз” (“Ласка”) социаль ярдәм күрсәтү үзәге" автоном коммерциясез оешмасында өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу үткәрде.

Белгечләр үз чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача мәгълүмат бирде. Тыңлаучыларга "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы турында мәгълүмат җиткерелде.

"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә чарада катнашучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп өлешләре аңлатылды.

Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.

Сыйфатсыз товарлар сатып алу, төрле хезмәтләр күрсәтелгәндә, эшләр башкарылганда ачыкланган җитешсезлекләр белән бәйле сораулар килеп туган очракта, кулланучыларга әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә әзер булган Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International