Арча территориаль органы "алтын коллегаларын" өлкәннәр көне белән котлады

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Хезмәттәшләрен өлкәннәр көне белән котлау Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы өчен матур традициягә әверелде.  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина элеккеге хезмәттәшләре – лаеклы ялда булган Фәврия Шәймуллина, Нина Юзиева, Дания Шәһиева Минсәрә Юнысова янына бардылар. Пенсионерлар кунакларны шатланып каршы алды, игътибар, хөрмәт һәм бүләк өчен рәхмәт белдерде.

 Бу көнне һәр ветеранга күпьеллык хезмәтләре өчен җылы рәхмәт сүзләре ирештерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International