Бу көннәрдә пенсионерларга аерым игътибар бирелә: аларны чәй табыннарына, концертларга һәм башка чараларга чакыралар, өйләренә барып котлыйлар, бүләкләр тапшыралар, көчтән килгәнчә ярдәм итәләр.
Безнең пенсионерлар – тормышыбызда акыллы мөнәсәбәт һәм илаһи оптимизмга өйрәтүдән туктамаган кешеләр. Әлеге бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы карамагындагы барлык алты район белгечләре урыннарда күп санлы чаралар үткәрде: котлаулар, чәй эчүләр, "күңел биреп" сөйләшүләр. Әлмәт территориаль органы коллективы хезмәткәрләре көче белән үзләренең хөрмәтле пенсионерлары өчен азык-төлек җыелмалары әзерләнде.
Шефлыкка алынган Әхмәдуллиннар гаиләсендә булдылар, аларга сәламәтлек, күңел көрлеге һәм якыннарының ярдәм итүләрен теләделәр. Ялгыз яшәүче тыл ветераны Яшәр Миңнегалим улы Миңнегалимов та игътибарсыз калмады. "Радуга" яшүсмерләр клубында 5 нче номерлы "ҮКС" филиалы коллективы белән берлектә үткәрелгән "Күңел җылысы" очрашуында катнаштылар. Башкарма хакимият органнары белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган җирле җитештерүчеләр продукциясе ярминкәләрендә катнаштылар. Бу чара кысаларында Баулы инвалидлар җәмгыяте оешмасында булдылар. Урыссу бистәсенең Социаль яклау хезмәткәрләре белән берлектә Әлмәт территориаль органы белгече Ютазы районында "Яшьләр көне"н үткәрүдә катнашты. Әлмәт шәһәренең "Ветеран" җәмгыятендә ял итүче инвалидлар өчен семинар үткәрелде.